07.02.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фән хезмәткәрләренең барысын да Фән көне белән котлады.
“Хөрмәтле фән хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм!” – диелә мөрәҗәгать хатында.
06.02.2009
Бүген, 6 нчы февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проекты (“ТАНЕКО” ААҖ) буенча ЕРС-подрядчылар белән киләчәктә дә бер-береңә ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга бу проектның Россия Федерациясе Хөкүмәте контролендә торуын искәртте.
Ул проектны тормышка ашыруның кыска срокларына бәйле мәсьәләләргә, подрядчы компанияләрнең элек төзелгән контрактлар кысаларында үзара элемтәдә торуына аерым тукталып үтте.
06.02.2009
Татарстан Республикасында 2008 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча 3846 сум күләмендә расланган.
2009 елның 5 нче февралендә бу турыдагы карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
05.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында алданган өлешләп түләүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
Өлешләп түләүчеләрнең сорауларына Казан муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров һәм башкалар җавап бирде.
05.02.2009
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кульба белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич катнашты.
05.02.2009
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов керемнәр базасын тулыландыруны һәм халыкка пенсияләрнең вакытында түләнүен тәэмин итүне хәзерге икътисади шартларда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең төп бурычы дип атады. Ул бу турыда бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең 2008 елдагы эш һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган йомгаклау коллегиясендә әйтте.
05.02.2009
Соңгы атнада Татарстан Республикасында эшсезләр саны якынча 4 меңгә арткан. Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында шундый мәгълүматлар китерелде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
04.02.2009
2008 елда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе алдына салымнар җыю буенча куелган планнар үтәлгән. Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин әйтте.
Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм башкалар катнашты.
04.02.2009
Дүртенче квартал нәтиҗәләренә караганда, 2008 ел, гомумән алганда, Татарстан Республикасы икътисады өчен позитив булган. Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Коллегия эшендә шулай ук Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашты.
04.02.2009
2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 139,2 млрд. сум кергән, шул исәптән салым керемнәре һәм салымнан тыш керемнәр – 114,9 млрд. сум, федераль акча – 24,3 млрд. сум.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстанның фмнанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Коллегия “Ак Барс” яшьләр мәдәни үзәгендә узды, чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һ.б. катнашты.