Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең халык артисты, популяр музыканы яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» халыкара конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МТС» ГАҖ генераль директоры, идарәсе рәисе Инесса Галактионова белән очрашты. Очрашуда операторның республика территориясендә элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм цифрлаштыру буенча берничә проект турында фикер алыштылар.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырыш барышында энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендә инновацион проектлар тәкъдим ителде.