Яңалыклар

17.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яр Чаллы (Татарстан Республикасы) һәм Ляочэн (Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе) шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумга кул куелды.
Документка Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм Ляочэн мэры Сунн Юаньфан кул куйды.
Меморандумга кул кую тантанасы алдыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре мэры Сунн Юаньфан һәм Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты.
16.04.2009
Дөньякүләм икътисади кризис тәэсир итмәсә, 2009 елда Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты 1 триллионга кадәр җиткән булыр иде. Бүген “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әйтте.
Шуны искәртик: форум Татарстан башкаласы Казанда (“Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәге) уза. Аны оештыручылар – Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.
16.04.2009
Бүген Казандагы “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумында катнашучылар һәм анда килгән кунаклар өчен Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр.
Шуны искәртик: форум 16 нчы – 17 нче апрельдә Татарстан башкаласында уза. Ул Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган.
15.04.2009
Бүген Татарстанның хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ИВФ) Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзалары Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (CRDF) һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Хезмәттәшлек итү программасында җиңү яулаган компанияләрнең һәрберсенә IV Казан венчур ярминкәсе кысаларында 10 мең АКШ доллары күләмендә өч грант бирүне хупладылар.
11.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасының төзелеш комплексына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның сүзләренә караганда, төзелеш тармагы өчен кирәкле материаллар җитештерә торган предприятиеләрдә инде бүген үк заказлар белән проблемалар килеп чыккан, бу исә хезмәткәрләргә эш хакларын түләүдә кыенлыклар тудыра.
10.04.2009
Бүгенге көнгә Татарстанда “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең эшләвенә караган милек комплексы белән бәйле бөтен мәсьәләләр хәл ителгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында почта элемтәсен үстерү өлкәсендә үзара ярдәм итешү турындагы Килешүгә кул кую вакытында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Документка Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе башлыгы Александр Киселев кул куйды.
10.04.2009
Март аенда Татарстан Республикасында якынча 211,4 мең кв. метр торак төзелгән, шуның 130 мең кв. метры – Казанда. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2009 елның I кварталына алынган нәтиҗәләргә караганда, республикада барлыгы 660 мең кв. метр торак төзелгән, ләкин аның шактый зур өлеше – узган ел резервыннан, шуңа күрә безнең алда 2009 елда төзелешне план нигезендә җәелдерү буенча җитди эш тора.
09.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүгә килде. Ул анда “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” халыкара форумын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша.
Оештыру комитеты утырышы Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге палатаның президенты Евгений Примаков җитәкчелегендә уза.
08.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йорты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистлар – чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән Reuters News, Moscow Times, Business New Europe, Bloomberg мәгълүмат агентлыгы, Russia Today һәм “Вести” телеканалларының корреспондентлары килде.
08.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Мәгариф. Карьера” 9 нчы махсуслашкан күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ.

Битләр: << 2141 ( 2142 ) 2143 2144 2145 2146 2147 2148 2149 2150 >>