Яңалыклар

03.02.2009
Сыйфатсыз мотор ягулыгын һәм майларын куллану атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуга бәйле хәлне катлауландыра.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов әйтте.
Брифинг Татарстан Республикасында сатыла торган нефть продуктларының сыйфатына багышланган иде.
03.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уза торган брифингта катнашучылар журналистларга Татарстан Республикасы территориясендә сатыла торган нефть продуктларының сыйфаты турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының рациональ файдаланылуын һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйлаҗиев республика территориясендә 809 АЗС һәм 110 нефть базасы эшләвен әйтте, шул исәптән 153 АЗС һәм 26 нефть базасы – “Татнефть” ААҖ неке, 144 АЗС һәм 23 нефть базасы – “Татнефтепродукт” ААҖ неке, 156 АЗС - ведомство оешмасыныкы, 356 АЗС (ягъни республикадагы АЗС ларның 44 % ы) - шәхси эшмәкәрләрнеке.
03.02.2009
Ике елдан Татарстан Республикасындагы “Идея” технопаркына кертелгән инвестицияләрнең якынча 50 % хосусый булачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта бу турыда “Идея” инновацион-җитештерү технопаркының генераль директоры Сергей Юшко әйтте.
Ул шулай ук бүгенге көндә хосусый инвестицияләр технопаркка кертелгән бөтен акчаның 30 % ын алып торуын искәртте.
Брифинг “Идея” технопаркы төзелүнең бишьеллыгына (2004 елның 5 нче феврале) багышланган иде.
02.02.2009
2 нче февральдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының беренче утырышы булды.
31.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышында транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләр каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры дөньякүләм икътисади кризис вакытында, иң беренче чиратта, республиканың транспорт комплексын эш белән тәэмин итәргә, булган потенциалны, кадрлар составын, шулай ук йөк ташу һәм пассажирлар йөртү күләмен саклап калырга кирәклеген әйтеп үтте.
30.01.2009
2009 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасының 1 гектар мәйданы резидент компанияләр эшчәнлеге өчен кирәк булган бөтен коммуникация һәм инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән үткәрелгән киңәшмә беткәч, журналистларга бу турыда “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин әйтте.
30.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин “Алабуга” махсус икътисади зонасын (Татарстан Республикасы) үстерү Концепциясе һәм аны табышлы итү чаралары турында фикер алыштылар.
29.01.2009
Гыйнварның 20 көне эчендә Татарстан Республикасында эшсезлек 19 % ка үскән. Бу турыда бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
28.01.2009
Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының нигез салучысы һәм җитәкчесе Клаус Шваб 2009 елның июнендә Татарстан Республикасының башкаласы Казанга киләчәк. Бүген, 28 нче гыйнварда, Давоста Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Клаус Швабның очрашуы барышында шуның турында сүз куештылар.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия делегациясе составында Давоска (Швейцария) килгән иде.
28.01.2009
Бүген, 28 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия Федерациясе делегациясе составында Давоска (Швейцария) килде. 2009 елгы Давос форумында катнашучылар фикер алышачак төп тема – дөньякүләм икътисади кризис нәтиҗәләре.

Битләр: << ( 2151 ) 2152 2153 2154 2155 2156 2157 2158 2159 2160 >>