01.12.2008
Бүген Татарстан Рекспубликасы Инвестиция-венчур фондының Кайгыртучанлык советы утырышында катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда инновацион һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
01.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “KP Chemical” компаниясе (“КП Кемикал”, Көньяк Корея) президенты Хо Су Енг әфәнде белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда “Алабуга” махсус икътисади зонасы (Татарстан Республикасы) территориясендә полимерлар (полиэтилентерефталат – ПЭТФ) җитештерү буенча комплекс төзү өлкәсендәге проектны тормышка ашыру турында сүз барды.
27.11.2008
Киләсе елда Татарстан Республикасы күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча икееллык йөкләмә күләмен үтәячәк. Бу ниятне бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2009 елда торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов раслады. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
27.11.2008
Татарстан Республикасында дәүләт заказы кысаларында 40,5 млрд. сумлык якынча 15,4 мең контракт төзелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында “Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер хәбәр итте. Икътисади советның чираттагы утырышы дәүләти һәм муниципаль заказны урнаштыруда Татарстан Республикасы предприятиеләренең өлешен арттыру буенча чаралар турында фикер алышуга багышланган иде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин совет әгъзаларына Татарстан икътисадындагы хәлне стабильләштерү һәм яхшыртуга юнәлтелгән чаралар планын тәкъдим иттеләр.
27.11.2008
Казанда декабрь аенда ук эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” дигән пилот проектын эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. Казанның тәҗрибәсе уңышлы булып чыкса, эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” республиканың башка шәһәр һәм районнарында да эшләп китәчәк.
27.11.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә индустриаль парк, технопарк һәм бизнес-инкубаторларның идарә компанияләрен стимуллаштыру механизмнары турында сүз барды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
25.11.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы традицион брифингта 2009 елда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү турында сөйләштеләр.
Журналистлар белән очрашуда республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева катнашты.
21.11.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән салым хезмәте эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
21.11.2008
Кичә, 20 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Икътисади советның беренче утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасындагы банк кредит оешмаларының дөньякүләм икътисади кризис шартларында эшләү нәтиҗәләренә багышланган иде.
19.11.2008
1 нче ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының хезмәткәрләргә түләнмәгән эш хакы буенча бурычлары 61,5 млн. сум тәшкил иткән. Бурыч предприятенең үзендә акча булмау аркасында җыелган. Хезмәт хакын бирү буенча бурыч ел башыннан 10 тапкыр диярлек арткан. Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлы предприятиеләр белән көрәшү методлары һәм түләнмәгән хезмәт хакларының киләчәктә тагын да артуына ничек юл куймаска кирәклеге турында сүз барды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.