Яңалыклар

06.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин 2008 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләрен әйтте.
“2004-2007 елларда Татарстанда күзәтелгән югары икътисади үсеш темпы 2008 елның тенденцияләрен билгеләде. Ел ахырында дөньякүләм финанс кризисының тәэсире сизелә башласа да, без 2008 елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык”, - диде Марат Сафиуллин.
06.01.2009
2009 елда гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә эш узган елдагыга караганда күбрәк булачак, шуңа күрә анда югары квалификацияле белгечләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
30.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “АЛНАС” ААҖ нең үсеш программасын карап тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә “Римера” ЯАҖ генераль директоры Владимир Христенко, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич һәм башкалар катнашты.
30.12.2008
Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән беренчеләрдән булып федераль акча алган Россия төбәкләренең берсе. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, декабрь ахырында кече һәм урта бизнеска кредит бирү өчен 100 млн. сум күләмендәге максатчан федераль акча “Ак Барс” банкына кергән инде.
30.12.2008
Татарстан Республикасында халыкны газ белән тәэмин итү бәяләренең үзгәрүе турында бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен үткәрелгән традицион брифингта тарифлар буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе урынбасары Лилия Сибгатуллина сөйләде.
Брифинг видеоконференцэлемтә режимында - Татарстанның барлык муниципаль районнарына, on-line режимында Интернет челтәре кулланучыларына трансляцияләнеп күрсәтелде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында).
30.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков Татарстан таможнясы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул – таможня хезмәте подполковнигы Альберт Мавликов.
29.12.2008
Бүген Татарстан Республикасында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗә ясадылар. Чара Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Җиңүчеләргә күкрәккә тага торган билгеләр һәм конкурс дипломнарын Татарстан Республикасы Премьер-министры – конкурс комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
28.12.2008
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 27 нче декабрьдә Лаеш районының Столбище авылында урнашкан “ИНВЭНТ” технополисы үсеше белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев озатып йөрде.
27.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның бишенче утырышында Татарстан Республикасында эре челтәрле ваклап сату компанияләренең эшчәнлеге турында сүз барды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 25 эре челтәрле сәүдә операторы бар, шуларның 12 се азык-төлек товарлары сату белән шөгыльләнә.
26.12.2008
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында предприятиеләрнең 5811 хезмәткәргә эш хакын түләү буенча бурычы бар. Соңгы 10 көндә хезмәткәрләргә гомуми бурыч суммасы 62,8 млн. сумга киметелгән һәм 68 млн. сум тәшкил иткән. Бу турыда бүген тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомстводан тыш комиссия утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте.

Битләр: << 2151 2152 2153 2154 ( 2155 ) 2156 2157 2158 2159 2160 >>