20.12.2008
2009 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы инвестицион проектларга акча тотмаячак. Бюджетка керәчәк салым түләүләренең барысын да социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендәге дәүләти һәм муниципаль йөкләмәләрне үтәүгә җибәрү күздә тотыла. Бу турыда бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа ел алдыннан үткәрелә торган традицион очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
19.12.2008
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл билеты һәм айлык бердәм балалар социаль юл билетының бәясе артачак. 18 нче декабрьдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куйды.
19.12.2008
Бүген тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне законлаштыру буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары Татарстан предприятиеләре тарафыннан хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
19.12.2008
Бүген, 19 нчы декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов – Яр Чаллыдагы “КАМАЗ” ААҖ ндә.
Шуны да искәртик: иртән “Бигеш” халыкара аэропортына Россия Федерациясенең Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин килеп җитте. Владимир Путинның Татарстанга эшлекле сәфәренең төп максаты – “КАМАЗ” ААҖ ндә булу һәм Россия автосәнәгатен үстерү буенча киңәшмә үткәрү.
18.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Bosch (Robert Bosch GmbH (Bosch) компаниясе арасында Теләкләр турындагы килешүгә кул куелды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Bosch ның Россиядәге генераль директоры Вис Херманн кул куйды.
18.12.2008
2008 елның 11 ае буена Татарстан таможнясы тарафыннан федераль бюджетка 13,6 миллиардтан артык суммага таможня түләүләре күчерелгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 52 % ка артыграк. Бу турыда сишәмбе, 16 нчы декабрьдә, Татарстан таможнясының 2008 елга эш нәтиҗәләрен чыгару буенча үткәрелгән коллегиясендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте.
17.12.2008
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Алжирда Россия делегациясе составында “Сонатрак” (Sonatrak) Алжир дәүләт нефть-газ корпорациясе җитәкчелеге белән үткәрелгән очрашуда катнашты. Анда нефть-газ чыгару өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
17.12.2008
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Оранда (Алжир). Шуны да искәртик: Алжирның бу шәһәрендә бүген Нефтьне чит илгә чыгара торган илләр оешмасы – ОПЕК ның (Organization of the Petroleum Exporting Countries – OPEC) гадәттән тыш сессиясе ачылды. Чара дөньякүләм икътисади кризис шартларында нефтькә бәяләрне стабильләштерү мәсьәләсенә багышланды.
16.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә (Казан) “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” IV республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырды. Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә һәм Россиядә аңа тиңнәр юк. 2008 елда конкурсның гомуми премиаль фонды 2,5 млн. сум тәшкил итте. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.
16.12.2008
БДИ эксперимент этабын тәмамлый һәм 2009 елдан белем бирү сыйфаты бәйсез экспертизаның бердәм формасына әверелә. 2009 елда БДИ һәм БРИ үткәрү формалары һәм тәртибе турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова мәгълүмат бирде.