Яңалыклар

09.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Шеньжень шәһәрендә (Кытай) уза торган I Евразия энергетика саммиты (Eurasian Energy Summit) эшендә катнашты. Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 8 нче декабрьдә, эш визиты белән Кытай Халык Республикасына (КХР) китте.
09.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов нанотехнологияләр буенча беренче Халыкара форумда (Мәскәү) Татарстан Республикасы тәкъдим иткән нанотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, on-line брифинг интернет челтәрендә трансляцияләнде.
06.12.2008
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауның зур тәҗрибәсе бар, һәм 2009 елда без элекке хаталарыбызны кабатларга тиеш түгелбез. Бу турыда бүген республикада “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” 185-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
05.12.2008
Ваклап сату челтәрендә декларацияләнмәгән алкоголь продукциясен сату аркасында төрле дәрәҗәдәге бюджетларга – федераль дә, төбәк бюджетларына да керемнәр кими. Бу турыда кичә, 4 нче декабрьдә, Икътисади советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республикада алкоголь продукциясен күпләп сату базарында тәртип урнаштыру буенча планлы эш алып барыла.
04.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Республикадагы агымдагы хәл турында Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
04.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков белән очрашты. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү, шулай ук яшьләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт үтүләренә бәйле башка мәсьәләләр турында сүз барды.
03.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумда катнаша. Ул Мәскәүдә (Кызыл Преснадагы Экспоүзәк) ачылды.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Әсхәт Гомәров, КДТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов, КДТУ (КАИ) президенты Геннадий Дегтяров һәм башкалар.
02.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яңа елдан тарифларны үзгәртү мәсьәләсендә республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг булып узды.
Киләсе елда халык өчен җылылык һәм электр энергиясенә тарифлар 25 % ка артачак. Яңа бәяләрне Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты билгеләгән.
02.12.2008
“Бүгенге көндә энергияне саклау технологияләрен, җиһазларын кертә һәм куллана торган компания һәм предприятиеләрне стимуллаштыру сәясәтен законлы рәвештә ныгытып куярга кирәк”, - дип саный Россиянең энергетика министры Сергей Шматко.
Бу турыда ул Казанда федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен үткәрелгән пресс-конференциядә хәбәр итте.
02.12.2008
Төбәкләрдә энергия ресурсларын саклау программаларын тормышка ашырганда, без Татарстан Республикасының бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсенә таяначакбыз”, - диде бүген Казанда Россиянең энергетика министры Сергей Шматко.
Аның сүзләренә караганда, федераль министрлыкта энергияне саклау өлкәсендә Татарстан эшчәнлеге белән җентекләп танышу турында карар кабул ителгән.

Битләр: << 2151 2152 2153 2154 2155 2156 2157 2158 ( 2159 ) 2160 >>