Яңалыклар

20.03.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 17 нче мартында чыгарылган Указы нигезендә ведомство белән җитәкчелек итү эше Альберт Гыйльметдиновка тапшырылды.
20.03.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ведомство коллективына яңа сәнәгать һәм сәүдә министрын тәкъдим итте.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарган Указы нигезендә сәнәгать һәм сәүдә министры итеп Равил Зарипов билгеләнде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элекке башлыгы Александр Когогин башка эшкә күчерелгән.
19.03.2009
2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тормыш сыйфатын яхшырту буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре 73,5 % ка үтәлгән. Тормыш сыйфатын яхшырту күрсәткечләрен үтәүдә Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары, Әлмәт, Буа һәм Саба муниципаль районнары алга чыккан.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2009 елга планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешүләргә кул кую вакытында бу турыда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин әйтте.
Килешүләргә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район, шәһәр округлары вәкилләре кул куйды.
18.03.2009
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә эшсез калган хезмәткәрләрне алга китеп укытуны өстәмә финанслау өчен гариза бирү мөмкинлеген карый. Бүген Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт коллегиясенең (Мәскәү, Ростелеком) киңәйтелгән утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
17.03.2009
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча, 2009 елның беренче ике аенда республикада ит җитештерү – 6 % ка, сөт җитештерү 2 % ка арткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Брифинг Татарстанның агросәнәгать комплексын язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде.
17.03.2009
Алдагы елларда Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы шактый ныгыды, һәм без 2009 ел республиканың авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булыр дип ышанабыз. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Аның фаразлауларына караганда, 2009 елда бөртеклеләр уңышы, минераль ашламалар керткән очракта, 5 млн. тоннадан ким булмаска тиеш.
16.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Мартин әфәнде Вукович белән очрашуы вакытында икътисадның төрле тармакларында уртак проектлар эшләү мөмкинлеге турында сүз барды.
Ике як та бүгенге көндә Россия Федерациясенең сәнәгый яктан зур үсеш алган субъектларыннан берсе булган Татарстан Республикасы белән Австриянең үзара бәйләнеше бик түбән булуын билгеләп үтте.
13.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшче визит белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.
12.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда Россия энергетика министрының урынбасары Сергей Кудряшов катнашачак.
10.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов журналистларга 23 нче - 24 нче апрельдә Казан венчур ярминкәсен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. Ул әлеге чараның Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе белән берлектә дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртте.

Битләр: << 2141 2142 2143 2144 ( 2145 ) 2146 2147 2148 2149 2150 >>