17.02.2009
Кичә, 2009 елның 16 нчы февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “БДБ нең инновацион мәйданын үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгый палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Форум 2009 елның 16 нчы апреленнән 17 нче апреленә кадәр Казанда узачак.
16.02.2009
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
14.02.2009
2009 елның 12 нче февралендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов предприятие җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының инвестицион проектларын һәм программаларын финанслауда катнашу мәсьәләләре буенча берничә очрашу үткәрде.
13.02.2009
Бүгенге көндә Татарстанда 42 меңнән артык кеше тулы булмаган эш көнен генә эшли. Эш бирүчеләр аркасында эшсез торучылар саны 26 меңгә җиткән.
Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шундый саннар китерде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
12.02.2009
Кунаклар “КАМАЗ-Дизель” автомобиль заводының төп конвейерында, “КАММИНЗ-КАМА”ның уртак предприятиесендә - тимерчеләр заводында булдылар.
12.02.2009
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы күзәтчелек советының утырышы булды.
Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән күзәтчелек советы утырышында “Акульчев-Алабуга” ҖЧҖ компаниясенең “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын алу өчен биргән гаризасы каралды.
11.02.2009
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.
10.02.2009
Быел Татарстанда БДИ нигезендә 100 меңнән артык имтихан тапшырылачак (чагыштыру өчен: 2005 елда имтиханнар саны 16 меңнән аз гына артыграк иде). Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
10.02.2009
Татарстан Республикасы Президенты әмере нигезендә Татарстандагы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларындагы төп чаралар планы расланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Ул бу планның республика министрлыклары һәм ведомстволары эшендә төп план булачагын әйтте.
09.02.2009
Татарстан Хөкүмәте халыкка күрсәтелә торган электрон хезмәтләр исемлеген тулыландыра бара. Якын арада Татарстанда яшәүчеләргә инфомат ярдәмендә төрле пошлиналар һәм штрафларны түләү, дәүләт органнарыннан язулар алу, чит ил паспортын яки Россия Федерациясе гражданины паспортын ясауга гаризалар бирү, никахлашуны теркәү һәм тантананы үткәрү өчен уңайлы вакытны сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Электрон Хөкүмәт” комплекслы проектын тормышка ашыруның барышы турында фикер алышуга багышланган утырышыннан соң, журналистларга бу турыда Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров хәбәр итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.