25.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды арасында 2008 елның 15 нче апрелендә төзелгән шартнамәнең өстәмә килешүенә кул куелды. Аның нигезендә республика, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен, Фондтан 4,71 млрд. сум алачак.
25.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Хьюлетт-Паккард” (HP) компаниясенең Россиядәге генераль директоры Оуэн Кристофер Кемп белән очрашты.
24.02.2009
2009 ел ахырына Татарстанда пенсиянең уртача күләме 4300 сумнан 5500 сумга кадәр артачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов әйтте.
23.02.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
23.02.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның “FWC Commission 2007 – Lot n 5” ЕС проекты менеджеры Карл-Хайнц Ях белән очрашуы барышында Европа союзы һәм Татарстан Республикасының наноиндустрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.
23.02.2009
Шимбә, 21 нче февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов наноиндустрияне үстерү буенча ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең инвестицион эшчәнлек буенча идарә итүче директоры Дионис Гордин катнашты
21.02.2009
Бүген Татарстанның Чистай муниципаль районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чистай бизнес-инкубаторын ачу тантанасында катнашты.
19.02.2009
Харбиндагы XXIV кышкы Универсиаданың оештырылуы, бу чараның зурлыгы – үрнәк булырдай. Кичә, 18 нче февральдә, Кытай телеканалларының берсенә биргән интервьюсында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
17.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Марина Фәйрушина һәм Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Раузил Хаҗиев 1 нче марттан Татарстанда электр энергиясе өчен түләүнең яңа тәртибе барлыкка киләчәге турында сөйләделәр.
17.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, 2009 елгы Бөтендөнья кышкы универсиадасын ачу тантанасында катнашу өчен, Харбин шәһәренә (Кытай) китте.