Яңалыклар

28.03.2009
Татарстан Республикасы Хөкүмәте “Җир сәгате-2009” халыкара акциясенә кушылачак. Әлеге акция кысаларында Җир йөзендәге йөз меңләп кеше, планетаның киләчәге өчен борчылуын күрсәтер өчен, утны бер сәгатькә сүндереп торачак.
Акция бүген, 28 нче мартта, җирле вакыт белән 20.30 да узачак. Бу вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасын (Казан, Ирек мәйданы, 1) яктырта торган утлар бер сәгатькә сүндереләчәк.
26.03.2009
26 нчы мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Анда “Татнефть” ААҖ нең гыйнвар һәм февраль өчен бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды, апрельгә һәм 2009 елның икенче кварталына бюджет расланды, “Татнефть” ААҖ нең 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
25.03.2009
Җирле товар җитештерүчеләрнең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәрле сәүдә компанияләре белән үзара ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре хакында атна саен фикер алышачаклар. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде.
Татарстанның ваклап сату сәүдә челтәрләрендә социаль мөһим товарларга бәя кую һәм аларның сыйфаты киңәшмәнең төп темасы булды.
24.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек өчен республика дәрәҗәсендәге салым ташламаларын тәкъдим итә торган индустриаль икътисади мәйданчыклар төзү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Мондый мәйданчыклар булдыру идеясен Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты тәкъдим иткән иде. Хәзерге икътисади шартларда индустриаль икътисади мәйданчыклар республикада эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итәр, яңа производстволар һәм эш урыннары булдырыр дип көтелә.
23.03.2009
Татарстан Республикасы ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия спорт форумын Казанда уздыру инициативасы белән чыга. Бүген Сочида Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының күчмә утырышында чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов искәртте.
23.03.2009
Татарстан башкаласы Казан Сочида 2014 ел Олимпиадасын оештыруда катнашачак бөтен хезмәтләрне сынап карау һәм алар белән үзара бәйләнештә тору өчен технологик полигон була ала. Бүген Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының күчмә утырышында чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: утырыш Сочида бара һәм анда безнең республикадан Президент Минтимер Шәймиев, хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм башкалар катнаша.
23.03.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге 2008 ел премиясе лауреаты” дигән исем бирелде.
Әлеге исем Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 ел, 10 нчы март, 221 нче номерлы карары нигезендә бирелгән.
21.03.2009
30 нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасына Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү федераль фондыннан, күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау өчен, 1,4 млрд. сум күләмендә икенче транш күчереләчәк. 3,3 млрд. сум күләмендәге беренче траншны республика 26 нчы февральдә үк алган иде инде. Бүген Татарстанда капремонт программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Раузил Хаҗиев әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
20.03.2009
Бүген Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов коллективка транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча яңа министрны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарылган Указы нигезендә бу вазыйфага Геннадий Емельянов билгеләнгән.
“Юл тармагы республика икътисады өчен һәрвакыт өстенлекле булды һәм ул шулай булып кала да”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бүген юл төзүчеләр алдында зур бурычлар торуын искәртте.
20.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аппаратына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Шуны искәртик: бу вазыйфаны башкару Азат Хамаевка йөкләнде (Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарган Указы нигезендә).

Битләр: << 2141 2142 2143 ( 2144 ) 2145 2146 2147 2148 2149 2150 >>