04.03.2009
Әлеге Килешү Россия Федерациясе социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә ирешү, өстенлекле милли проектлар һәм дәүләт программаларын тормышка ашыруга (“Идарә” дәүләт автоматлашкан системасы) юнәлтелгән.
03.03.2009
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында судның төрле инстанцияләренә 33 эш кергән, аларның 30 ы инде каралган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта журналистларга бу турыда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин әйтте.
03.03.2009
Бүген, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Ирландиягә китте.
03.03.2009
Татарстан Республикасыннан утыз ике спортчы Россия Федерациясе җыелма командасы составында Харбиндагы (Кытай) ХХIV нче кышкы Универсиадада катнашкан, шуларның 31е медаль белән кайткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйтте.
Россия җыелма командасы Харбиндагы кышкы Универсиададан барлыгы 51 медаль (18 алтын, 14 көмеш) алып кайткан. Универсиада 18 нче – 28 нче февраль көннәрендә узды.
02.03.2009
Нефть химиясе комплексы Татарстан Республикасы икътисадының “үсеш ноктасы” булды һәм шулай булып кала да. Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
28.02.2009
Татарстан, Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән беррәттән, күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә “бердәм тәрәзә” системасыннан файдалана башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары, Россия Федерациясе Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Игорь Манылов Россия Федерациясе Президентының “Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте турында” 2008 елның 25 нче декабре Указын тормышка ашыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.
28.02.2009
Кичә, 2009 елның 27 нче февралендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортын яңарту һәм “Татарстан” авиакомпаниясен үстерү мәсьәләләре буенча чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашты.
27.02.2009
Бүгенге көндә гражданнар тимер юл транспортында яхшы сервис алу, билгеләнгән урынга вакытында барып җитү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, һәм Ютазы районындагы төзекләндерелгән тимер юл вокзалы күптән планлаштырылган объектларның берсе булып тора. Бүген шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә капиталь ремонттан соң вокзал бинасын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан – территориясендә берьюлы ике тимер юл (Куйбышев һәм Горький тимер юлы) урнашкан федерация субъектларының берсе.
27.02.2009
2009 елның 27 нче февралендә шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә капиталь ремонттан соң төзекләндерелгән тимер юл вокзалы ачылды. Республиканың Ютазы районындагы станцияне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Куйбышев тимер юл вокзалы башлыгы Сергей Кобзев һәм Ютазы районы башлыгы Алмас Сәхәпов катнашты.
26.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың нанотехнологияләрне авиатөзелештә куллану проектлары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең идарә итүче директоры Дионис Гордин, “Сухой” конструкторлык бюросы генераль конструкторының фән буенча урынбасары – “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең фәнни-техник совет әгъзасы Моисей Локшин катнашты.