Яңалыклар

06.05.2009
Татарстан Республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьлары системасын төзекләндерү һәм үстерү буенча республика программасы проекты эшләнгән. Кичә, 5 нче майда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр итте. Шуны искәртик: брифинг Татарстанда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул on-line режимда Интернет челтәреннән трансляцияләнде.
06.05.2009
Кичә, 5 нче майда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне авиатөзелештә куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда “Роснанотех” дәүләт корпорациясе фәнни-техник советы әгъзасы – “Яңа углерод материаллар һәм технологияләр” ЯАҖ генераль директоры Виктор Авдеев катнашты.
05.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифинг бер айдан да азрак вакыт эчендә башланып китәчәк җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләсенә багышланды.
Журналистлар белән очрашуда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе, көч структуралары вәкилләре катнашты.
30.04.2009
“Идея” инновацион-җитештерү технопаркы (Казан) Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәре әгъзасы булды (The European Business Innovation Centers (BIC) Network – EBN). Бүген бу турыда “Идея” технопаркының генераль директоры Сергей Юшко әйтте.
30.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарсан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасының наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсен үткәрде.
Анда “Роснано” ның генераль директор урынбасары Андрей Малышев катнашында Татарстан Республикасының медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркемнең булачак киңәйтелгән киңәшмәсен оештыру, “Сәнәгать өчен нанотехнологияләр” 10 нчы халыкара конференциясен һәм “Нанотехнологияләр. Казан-2009” 1 нче халыкара күргәзмәсен үткәрү турында сүз барды.
29.04.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елның 29 нчы апреленнән 7 нче майга чаклы чираттагы ялда.
28.04.2009
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Анда “Татнефть” ААҖ нең гыйнвар-март айларына бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм 2009 елның маена бюджет расланды. 2008 елга төп эшчәнлек, нефть химиясе комплексы (Түбән Камада “Танеко” ААҖ тарафыннан төзелә торган Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектын исәпкә алмаганда) һәм АЗС челтәре буенча инвестицион программаны үтәү нәтиҗәләре чыгарылды.
28.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта журналистларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов катнашты.
Республикада 172 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар яши, шул исәптән 15158 сугыш инвалиды һәм анда катнашучы, 16708 сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, сугыш елларында тылда эшләгән 140 859 кеше исәпләнә.
28.04.2009
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты бөтен хезмәткәрләренең бер көнлек эш хакы күләмендәге акчаны “Без булдырабыз!” республика хәйриячелек акциясе фондына күчерде.
Акция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 22 нче декабрь, 2251-р номерлы әмере нигезендә “Беренче канал” ААҖ белән берлектә үткәрелә, һәм ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән
27.04.2009
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Россиянең мәдәният министры Александр Авдеев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 2135 2136 2137 2138 2139 ( 2140 ) >>