02.07.2009
Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сербия башкаласы Белградта 25 нче җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын (Универсиада) ачу тантанасында булды.
Әлеге чара Мәскәү вакыты белән 22.00 дә башланды.
02.07.2009
Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннары башкаласы Белградтагы Универсиада авылын карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин һәм башкалар озатып йөрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Универсиада-2009 авылы территориясен карап чыкты, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм яшәү шартлары, спортчыларның тренировкалар базасы белән танышты.
01.07.2009
Бүген Белградта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Джордж Киллиан белән очрашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Джордж Киллиан 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.
01.07.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, 2009 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында катнашу максатыннан, визит белән Сербия башкаласы Белградта.
30.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта 2009 ел Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкыны буенча нәтиҗәләр игълан ителде. Интернет челтәренең 30 дан артык кулланучысы үзләрен борчыган сорауны бирә алды.
30.06.2009
Татарстанның энергия системасы 2008 елдагы үзгәртеп кору шартларында гадәттән тыш хәлләрсез, тотрыклы эшләде. Бүген “Татэнерго” ААҖ акционерларының еллык җыелышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов аңа шундый бәя бирде.
30.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россиядә химия термодинамикасы буенча үткәрелә торган RCCT 2009 XVII Халыкара конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.
Фәнни-методик конференция Казанда 30 нчы июньнән 2 июльгә кадәр бара. Анда АКШ, Япония, Австрия, Кытай, Германиядән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән химия термодинамикасының төрле өлкәләрендә эшләүче 400 дән артык алдынгы белгеч катнаша. Конференцияне Казан дәүләт технология университеты (КДТУ) оештыра.
30.06.2009
Бүген Казанда Татарстан елгаларына пычрак су агызганда табигатьне саклау законнарын үтәү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара киңәшмә уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнаша.
27.06.2009
Сишәмбе, 30 нчы июньдә, 12.00 дә Интернет челтәре кулланучыларының барысы да Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкынын үткәрү нәтиҗәләре буенча уздырыла торган матбугат конференциясендә катнаша алачак.
Сорауларга on-line режимда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Ногманова җавап бирәчәк.
27.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры “PvT Capital” (Германия) компаниясе вәкилләре белән Казанда дүртенче җылылык һәм электр энергиясе чыганагын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Шуны да искәртик: элегрәк Казан ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан СГТ-600 газ турбинасы станциясен төзүнең инвестицион проекты (җитештерүче - “Сименс” компаниясе) турында 28 нче майда фикер алышканнар иде.