Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының объектларын төзү буенча республика штабы утырышын үткәрде (Түбән Кама).
Утырышта подрядчы оешмалар җитәкчеләре, “ВНИПИнефть” проект институты, Fluor компаниясе вәкилләре катнашты.
Нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Ринат Сабиров хәбәр иткәнчә, утырыш барышында төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышканнар.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, республика штабы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, графиктан тайпылмыйча эшләү, төзелеш материаллары белән тәэмин итүне оештыру бурычларын куйды.
Бүген Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында 2010-2013 елларга дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү республика максатчан программасының проекты турында фикер алыштылар.
Программаның заказчысы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, координаторы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты.
Документны Татарстан Республикасының юстиция министры Мидхәт Корманов тәкъдим итте (Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы максатчан программаны эшләүче булып тора).
2009 ел ахырына кадәр Россиядә минималь пенсия яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Бүген Казанда бу турыда Россия Пенсия Фонды рәисе Антон Дроздов әйтте.
Шуны искәртик: Татарстан башкаласына Антон Дроздов эш визиты белән килде. Ул “Россия Пенсия Фонды органнарын 2010 елда мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре белән идарә итү шартларында эшләүгә әзерләү” төбәкара семинарында катнаша.
Семинарда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.