Яңалыклар

14.08.2009
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кысаларында экономияләүдән калган акча шул ук йортларда өстәмә эшләр үткәрүгә тотылачак яки резерв счетларында тупланачак. Бүген республикада капремонт үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
12.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында беренче яртыеллык күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирделәр. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Әлеге чараны ачканда, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы республикада дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген бәяләү индикаторлары эшләнүен, бу индикаторларның үтәлешенә даими рәвештә мониторинг ясалуын искәртте.
12.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Россиядәге ЮНИДО халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Очрашу нәтиҗәләреннән чыгып, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов шуны хәбәр итте: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (энергия ресурсларын саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре), Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән уртак чаралар үткәрү кысаларында, хезмәттәшлек өч юнәлештә дәвам итәчәк.
10.08.2009
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында “ИнтерТехно” һәм “Mountair AG” компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.
Анда хезмәттәшлек итү һәм Татарстандагы кайбер эре предприятиеләрне билгеле бер климат урнаштыра торган җиһазлар белән тәэмин итү турында сүз барды.
07.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов архангел Михаил православие гыйбадәтханәсен (Федотовка авылы, Лениногорск муниципаль районы) ачу тантанасында катнашты.
Авылга сәфәр Татарстан Республикасы хакимият башлыгының Лениногорск районына визиты кысаларында оештырылды.
07.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында. Визит барышында ул берничә социаль объектта булды, Федотово авылында (Лениногорск районы) православие гыйбадәтханәсен ачу тантанасында катнашты һәм районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Эшләр барышы турындагы төп доклад белән Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгат Хөсәенов чыгыш ясады.
06.08.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикабызның Белградта (Сербия) 2009 ел җәйге Универсиадасын үткәрүдә катнашкан иң яхшы волонтерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасының колонналар залында булды.
05.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү башкарма комитеты” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы Күзәтчелек советы утырышында һәм бу советны оештыручыларның гомуми җыелышында катнашты.
Утырыш Россия Федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгында (Мәскәү) узды. Аны Россиянең Спорт министрлыгы башлыгы Виталий Мутко үткәрде.
03.08.2009
3 нче августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 416,1 мең гектар җир сугарылган, ягъни фаразланган эш күләменең 25,1 проценты үтәлгән.
Республиканың барлык муниципаль районнары бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю белән мәшгуль.
31.07.2009
Татарстан Республикасында түләргә сәләтсез һәм зыян китерә торган предприятиеләр эшчәнлеген бәяләү һәм аларның вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүен кисәтү комиссиясе төзеләчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә комиссия составына кайсы структураларның вәкилләре керәчәге һәм бөлгенлеккә төшүне кисәтү процедураларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз барды. Аны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << ( 2131 ) 2132 2133 2134 2135 2136 2137 2138 2139 2140 >>