Яңалыклар

31.05.2009
Җомга, 29 нчы майда, Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “ТАНЕКО” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - җәмгыятьнең 2008 елга еллык хисабын һәм еллык бухгалтерлык хисабын раслау. Бу мәсьәләгә багышланган доклад белән “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.
28.05.2009
Бүген “PvT Capital GmbH” компаниясе (Германия) җитәкчелеге Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Казанда газ турбинасы станциясен төзү проектын тәкъдир итте.
Проект Республика клиник хастаханәсе, “Кояшлы шәһәр” торак кварталы янындагы мәйданчыкта (шулай ук булачак Универсиада 2013 авылына якын гына торган җирдә) шәһәр ихтыяҗлары өчен тагын бер җылылык чыганагын яңабаштан төзүне күздә тота.
Бүгенге очрашу барышында энергия һәм җылылык чыганагын төзүнең техник аспектлары турында фикер алыштылар.
28.05.2009
Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Бөек Британия Хөкүмәтенең лордлар палатасы әгъзасы лорд Әхмәт Нәзир һәм BITE директоры Мөхәммәт Али Фармер белән очрашуы вакытында Татарстандагы югары уку йортлары һәм Британия технология һәм электрон коммерция институты (BITE) арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
28.05.2009
Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Vincent Park Holdings Ltd” трансмилли холдинг компаниясе президенты Джозеф Рубинштейн белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.
28.05.2009
Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының “Россия студентлар язы-2009” XVII финал фестивален югары дәрәҗәдә әзерләү, оештыру һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: “Россия студентлар язы-2009” фестиваленең финалы 14-19 нчы майда Татарстан башкаласы Казанда узды.
27.05.2009
Агымдагы елның 1 нче гыйнварына “Ак Барс” банкның үз капиталы 28,489 млн. сум тәшкил иткән. Узган елда капитал 248 млн. сумга кимегән. “Ак Барс” банк ААҖ акционерларының еллык җыелышы бүген Роберт Мусин җитәкчелегендә Казанда узды. Йомгаклау җыелышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм башкалар катнашты.
26.05.2009
Татарстан Республикасы буенча гомумән алганда, 2009 елның I кварталына минималь кулланучылар бюджетының күләме 7589 сум тәшкил итә.
26.05.2009
2009 елда Татарстан Республикасы магистратуралары һәм югары уку йортларында бюджет урыннарының саны артачак. Бу бакалаврларның белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, шулай ук югары уку йортларын тәмамлаган бөтен кешенең кирәгеннән артык тулган хезмәт базарына чыгуын булдырмас өчен эшләнә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтте.
Брифинг Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук on-line режимда интернет челтәреннән трансляцияләнде.
25.05.2009
Рөстәм Миңнеханов тагын “Татнефтехиминвест-холдинг” ның Директорлар советы рәисе итеп сайланды
22.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Радиоприбор” ААҖ нең (Казан) хезмәт коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте.
Предприятиенең Директорлар советы әлеге вазыйфага Ронис Шәриповны билгеләде.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 2135 2136 ( 2137 ) 2138 2139 2140 >>