Яңалыклар

20.06.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры, Универсиаданы оештыру комитеты рәисенең урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, “Универсиада-2013 дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов һәм башкалар озатып йөрде.
19.06.2009
Бүген еллык гомуми җыелышта “Казаноргсинтез” ААҖ акционерлары 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәү өчен тавыш бирделәр. Предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышын “Казаноргсинтез” ААҖ нең Директорлар советы рәисе – “ТАИФ” ААҖ нең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов үткәрде.
Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Акционерлар предприятиенең еллык хисабын расладылар, җәмгыять уставына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр һәм предприятие Директорлар советының яңа составын расладылар.
18.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Борис Павлов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация Советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.
Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев катнашты. Ул, аерым алганда, “Роснанотех”та тематик киңәшмәләр үткәрү практикасына күчүләрен искәртте. Бүгенге утырыш медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проектларны карауга багышланган.
17.06.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “ВАМИН Татарстан” ААҖ генераль директоры Вәгыйз Минһаҗевны хезмәттә югары уңышларга ирешүе белән котлады. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы исеменнән Минһаҗев әфәнде адресына җибәрелгән телеграммада шул турыда әйтелә.
16.06.2009
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең транспорт министры Игорь Левитин “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү (Татарстан Республикасы)” проекты кысаларындагы объектларны проектлаштыру тәртибе турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документка студентларның 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарын (Универсиаданы) әзерләү һәм үткәрү вакытында Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмә барышында кул куелды.
16.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре журналистларның Казансу елгасының яр буе зонасында Казан инфраструктурасын үстерү һәм аңа бәйле экологик хәл турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Брифинг, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды һәм Интернет челтәрендә трансляцияләнде.
15.06.2009
Бүген Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка кул кую тантанасында Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Виктор Клочай, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
15.06.2009
Татарстан Республикасы Төркмәнстандагы “Аваза” милли туристик зонасы территориясендә (Каспий диңгезе яры) спорт-сәламәтләндерү бөтенсезон чаңгы комплексын төзеячәк.
Бу турыдагы карар бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Төркмәнстанга визиты барышында кабул ителде.
15.06.2009
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан рәсми делегациясе ике көнлек эш визиты белән (14 нче-15 нче июнь) Төркмәнстанда.
Визит максаты – Төркмәнстанның “Аваза” милли туристик зонасы санатор-курорт объектларының беренче чиратын ачу тантанасында катнашу. Әлеге тантаналы чара бүген иртән үткәрелде – Каспий диңгезе ярындагы заманча “Ватанчы”, “Чарлак” һәм “Хазына” отельләре файдалануга тапшырылды.
13.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада милли бәйрәм – Сабан туенда катнашты. Шәһәр мәйданына 70 меңнән артык кеше - Түбән Камада яшәүчеләр һәм бөтен республикадан килгән кунаклар җыелган иде.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 ( 2135 ) 2136 2137 2138 2139 2140 >>