26.06.2009
2008 елда “Татнефть” ААҖ компаниясе тарафыннан 77 лицензияле нефть чыгару урыныннан якынча 25,766 млн. тонна нефть чыгарылган. Компаниянең исбатланган заказлар күләме 878 млн. тоннадан артып киткән (“Миллер энд Ленц” бәйсез халыкара консалтинг фирмасының бәясе буенча). Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышында бу турыда компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов әйтте.
25.06.2009
“Ефәк юл - Дакар сериясе” (Silk Way) халыкара раллие легендар “Дакар” марафоны таләпләренә туры килә торган катлаулы участокларга бай. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистларга бу турыда халыкара ралли дирекциясенең административ мәсьәләләр директоры, “КАМАЗ-Мастер” командасының генераль директоры Семен Якубов әйтте.
25.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008-2009 елның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
25.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Сирия Гарәп Республикасының нефть һәм минераль ресурслар министры Суфьян әфәнде Әл-Алао алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе генераль директоры Васил Каюмов һәм башкалар катнашты.
25.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, XXII кышкы Олимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрү Советының куркынычсызлык буенча даими эш төркеме җитәкчесе, армия генералы Олег Владимирович Сыромолотов белән очрашты.
Анда 2013 елда булачак Бөтендөнья студентлар җәйге уеннарының (Универсиада-2013) төзелеп килә торган спорт объектлары куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында сүз барды.
25.06.2009
шартларында бизнесны алып баруның ислам принциплары эшлекле даирәләрдә торган саен күбрәк кызыксыну уята бара, һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итүнең зур потенциалы бар. Бүген Казанда ислам бизнесы һәм финанслар халыкара саммитын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Саммитны ачу тантанасы изге Коръәнне уку белән башланып китте.
23.06.2009
2008 елда Татарстан Республикасында укучы һәм студентларны наркотик матдәләр куллануга профилактик тикшерү барышында 299561 кеше каралган. 416 кешедә наркотик матдәләр куллану билгеләре табылган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Айрат Зиннуров әйтте.
Брифинг Татарстан Республикасында наркоманиянең таралуына каршы тору эшенең төп юнәлешләренә багышланган иде, һәм ул, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
23.06.2009
Кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыру, сертификатлаштыру шартларын үзгәртү, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү – импортны алыштыру һәм Россия товарларының конкурентлылык сәләтен арттыру шуларга бәйле. Бүген Казанда узган “Импортны алыштыру – Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа курсы” исемле кече һәм урта эшмәкәрлек форумының пленар утырышында “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Борисов шул турыда сөйләде.
22.06.2009
Түбән Камада “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының йомгаклау җыелышы булды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
22.06.2009
Кичә, 21 нче июньдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасының чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогы тантаналы чарасында катнашты. Турнир Казандагы Чирәмдәге хоккей үзәге кырында башланып китте.