Яңалыклар

13.05.2009
Татарстан Республикасы кырларында быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак тишелеп чыккан. Бүген журналистларга бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Шуны да искәртик: бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың дүрт муниципаль районына оештырылган сәфәрдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары республикабызның Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында булдылар.
12.05.2009
Татарстан Республикасы территориясендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплексны төзү проекты Россия – Япония икътисади хезмәттәшлегенең бер үрнәге булып тора. Бүген Токиода бу турыда Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло әйтте.
Шуны да искәртик: Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе Россия-Япония икътисади форумында, Россия һәм Япония губернаторлары конференциясендә катнашу максатыннан, эш визиты белән Япониягә килде.
12.05.2009
Бүген, 12 нче майда, Токиода (Япония) “Үсеш тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, “Аммоний” ААҖ, “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре (Япония) ниятләр турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документ Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплекс төзү проектын гамәлгә ашыру турында.
12.05.2009
11 нче – 12 нче майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында эш визиты белән Япониядә. Россия делегациясен Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин җитәкли. Япониягә визиты барышында Рөстәм Миңнеханов адреслы очрашулар үткәрде, Россия-Япония икътисади форумында катнашты һәм ике ил губернаторлары конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.
08.05.2009
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы, 12 нче утырышын үткәрде.
Икътисади совет әгъзалары җиңел сәнәгатьтәге хәл турында фикер алыштылар. Совет эшендә “Стратегик эшләнмәләр үзәге” Фонды (www.csr.ru) президенты Михаил Дмитриев катнашты.
08.05.2009
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен илнең төп бәйрәме дип атады.
Монда республиканың дәүләт идарәсе органнары ветераннарын – сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннарын (якынча 130 кеше) бәйрәм белән котладылар.
08.05.2009
9 нчы май бәйрәме - Җиңү көне - алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Борисоглебское бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Бәйрәм чарасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казанның Авиатөзелеш районы администрациясе вәкилләре, мәктәп һәм училище укучылары катнашты.
08.05.2009
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы кысаларында 665 млн. сумга 639 лифтны алыштыру каралган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Киңәшмә торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, торак фондына капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул, республиканың бөтен муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Чараны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
07.05.2009
Бүген, Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен оештырылган бәйрәм концертында катнашты. Әлеге чара Казанның Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды. Борис Павлов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бөтен ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бөек Җиңүнең 64 еллыгы белән тәбрик итте.
07.05.2009
6 нчы майда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россиянең кабель сәнәгате һәм җылылыкка чыдам торба үткәргечләре системаларын җитештерүчеләр өчен, нанотехнологияләр кулланып, каты таушала торган пероксид композицияләр әзерләү буенча “НУРан” ЯАҖ нең югары технологияле проекты турында киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Халык сәнгате кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев, “НУРан” ЯАҖ генераль директоры Роберт Ташкалов һәм “Бөтенроссия кабель сәнәгате фәнни-тикшеренү институты” ААҖ пластмассалар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Наталья Паверман катнашты.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 2135 2136 2137 2138 ( 2139 ) 2140 >>