10.03.2009
Вакытлыча оештырылган эш урыннарын исәпкә алганда, Татарстан Республикасы хезмәт базарында 17,4 мең буш урын бар. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Брифинг Интернет челтәре аша трансляцияләнде, анда Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша алды.
09.03.2009
Арендага ала торган компанияләр җитәрлек санда булып, хезмәтләренә ихтыяҗ тууга ук, “Q-Park Казан” логистик комплексының икенче чиратын төзү эшенә керешергә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районындагы логистик комплексның беренче чиратын ачу тантанасында бу турыда “Quinn Group” компаниясе (Ирландия) президенты Шон әфәнде Куинн әйтте.
Склад комплексын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
07.03.2009
Икътисади кризиска күчеп бара торган глобаль финанс кризисы аркасында инновацион программалар тукталырга тиеш түгел. Җомга, 6 нчы мартта, Мәскәүдә узган “Меркурий-клуб” утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
Утырыш Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгый палатасы башлыгы Евгений Примаков рәислегендә узды.
06.03.2009
Хәзер журналистларга дөньякүләм икътисади кризиска бәйле проблемалар турында гына түгел, аны җиңеп чыгу өчен Татарстан Республикасы тарафыннан күрелә торган чаралар хакында да язарга кирәк. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының 2008 елдагы эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының “Татмедиа” Массакүләм аралашу агентлыгы үткәргән киңәшмәдә бу турыда республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
06.03.2009
Россия студентлар спорт союзы президенты Олег Матыцин Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны Россия җыелма командасының Кытайдагы кышкы Универсиада программасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлады.
5 нче мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменә килгән телеграммада шул турыда әйтелә.
05.03.2009
Тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфатына мониторинг ясау максатыннан Бөтендөнья банкы (World Bank) белгечләре республика халкына үткәргән сорашуда катнашкан респондентларның якынча 60 проценты үз тормышыннан канәгать.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән сорашу нәтиҗәләре шундый.
Тәкъдир итү Бөтендөнья банкының өлкән икътисадчысы Сәлмән Заһиди тарафыннан үткәрелде. Ул бу эшнең Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты белән берлектә башкарылуын әйтте.
04.03.2009
Татарстан Республикасы территориясендә торгызыла торган логистик үзәк проектының беренче этабын тантаналы рәвештә ачу 9 нчы мартка билгеләнгән. Бүген Дублиндагы (Ирландия) Россия – Ирландия бизнес-форумы барышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте. Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы форумда катнашучылар алдында Татарстанның икътисади хәле һәм аның инвестицион мөмкинлекләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.
04.03.2009
Бүген, 4 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласы Дублинда бара торган Россия-Ирландия бизнес-форумында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы форумда катнашучыларга Россиянең Европа өлешендә урнашкан республиканың Россия Федерациясендә икътисади яктан аеруча тотрыклы һәм киң үсеш алган төбәк булып торуын әйтте.
04.03.2009
Кичә, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Ирландия башкаласы Дублинга эш визиты белән баргач, берничә очрашу үткәргән.
Шуны искәртик: Татарстан Хөкүмәте башлыгы Россиянең рәсми делегациясе составында Дублинда уза торган Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча хөкүмәтара Россия-Ирландия комитетының 7 нче утырышында катнаша.
04.03.2009
Кичә, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе башкарма комитеты президенты Борис Павлов рәислегендә Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды.