Яңалыклар

09.11.2021

Бүген Мәскәүдә «Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе» (АИРР) Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлек ассоциациясе Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш барышында оештыру мәсьәләләре хәл ителде. Ассоциация Күзәтчелек советының элеккеге составы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. АИРР Күзәтчелек советының яңа әгъзалары сайланды.

РИРА Советы рәисе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сайланды.

08.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) файдаланып, Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.

08.11.2021

Бүген Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык – 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә.

06.11.2021

Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда «Автодор» дәүләт компаниясе призларына көрәш буенча бөтенроссия ярышлары һәм «Автодор кубогы» грек-рим көрәше буенча республика ярышлары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

06.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) техник директоры Стивен Таттон белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Казанда 2022 елгы Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

06.11.2021

Бүген, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Муниципаль берәмлекләр 100 яңа автомобиль алды: 93 юлсыз йөрдә йөрү өчен автмобиль һәм 7 микроавтобус.

06.11.2021

Татарстанда еллык 3%лы ташламалы кредитларның яңартылган программасы буенча 146 млн сумлык 17 кредит хупланган – «ФОТ 3.0». Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов традицион республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

06.11.2021

Социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау республика программаларына 3,5 мең объект кертелгән (3481), ә финанс күләме 23 млрд. сумнан артык. Бүгенге көндә алар буенча эшләр күләме 95%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

06.11.2021

Республикада Covid-19га кагылышлы агымдагы вәзгыять яңа чикләү чаралары кертергә мәҗбүр итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада коронавирус буенча киеренке вәзгыять саклана. Пандемия башланганнан бирле 32 меңгә якын авыру ачыкланган. Covid-19 диагнозы расланган 1041 кеше вафат булган.

04.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дине әһелләре белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә, Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәме уңаеннан, литургия уза. Гыйбадәт кылуларны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде.

Битләр: << 531 532 533 534 535 536 537 538 539 ( 540 ) >>