ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 авыруы таралуга каршы көрәш буенча чаралар хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Төп максаты – “РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы” дигән VII ведомствоара фәнни-гамәли конференциядә катнашу.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт белән очрашты.
Очрашу Җиддәдәдә (Согуд Гарәбстаны) узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә килгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Җиддәдә Россия Генераль Консуллыгында узды.
Татарстан үзенә Согуд бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә Сәүдә-сәнәгать палатасында Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре катнашында «түгәрәк өстәл» утырышында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль секретаре урынбасары доктор Габделрахман Әлзәед белән очрашты.
Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф белән очрашты.
Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шаһзадә, Әмир киңәшчесе, Мәккә провинциясе Хакиме, Галиҗанәп Әмир Халед бән Фәйсал Әл Согуд белән очрашты.
Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Җиддәдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты – төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.