Яңалыклар

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коронавирус йогышына бәйле мәсьәләләр һәм аны профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

20.11.2021

Кичә, 19 ноябрьдә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы Идарәсе утырышында Казанга «ИХОның Яшьләр башкаласы – 2022» статусын бирү турында карар кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

19.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Акылбәк Җаппаров белән очрашты.

19.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Жаппаров белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы Кыргызстан хакиме белән Татарстан Республикасы Президенты Россиягә беренче рәсми визиты кысаларында быел февральдә очрашканнар иде.

19.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Очрашуга Бишкәктә, Жалал-Абадта, Токмакта, Кара-Балтта, Каракүлдә, Ошада, Чолпон-Атта яшәүче ватандашлар килде.

19.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкеккә эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасында Казан (Идел буе) федераль университетының мәгарифне үстерү үзәгендә булды.

19.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкектә «Автомаш-Радиатор»ҖЧҖдә булды.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында предприятиенең эшчәнлеге белән танышты.

19.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкектә язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Кыргызстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде (2021 елның 18-19 ноябре).

19.11.2021

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты һәм алар киләчәктә Иннополисның үсеше турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Константин Михайлик катнашты, очрашу Мәскәүдә федераль министрлыкта узды.

19.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумы эшендә катнашты. Чара Бишкектә, Рөстәм Миңнехановның Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында уза.

Битләр: << 531 532 533 534 535 ( 536 ) 537 538 539 540 >>