Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) «Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары» темасына багышланган «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы ачылды.
Утырыш «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уза.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Исегезгә төшерәбез, төркем утырышын уздыру инициативасы 2017 елның февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ике Изге урын Сакчысы Сакчысы-Әмир Салман бин Габдел Газиз Әл Согуд белән очрашу вакытында яңгыраган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килде. Җиддә халыкара аэропортында аны Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенең Тышкы эшләр министры урынбасары һәм Россиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе каршы алды.
Татарстанда юл эшләре программасы уңышлы төгәлләнә. Аның гомуми суммасы - 38,6 млрд сум.
Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген ТАСС матбугат үзәгендә матбугат конференциясе узды, анда “Цифровой прорыв” конкурсы, “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты ярымфиналларына нәтиҗәләр ясалды, шулай ук финал этабын уздыруның урыны һәм датасы игълан ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш кысаларында ТР Президентына берничә инновацион проект тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында эшкуарлар белән очрашты. Очрашу «Мастер» КИП мәйданчыгында узды. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.