Яңалыклар

04.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының Яңа Шашы авылында туып-үскән Сөембикә Мөхәммәтҗан кызы Гаффарованы 100 яшьлек юбилее белән котлады.

04.11.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

03.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате.

03.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының яр буен үстерү стратегиясе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

03.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

02.11.2021

Татарстан Республикасында өч ел эчендә югары тизлекле интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре аша 3,5 мең социаль әһәмиятле объект, шуларның 2 меңнән артыгы быел, тоташтырылды.

Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

02.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия эшлекле советының координацион советы рәисе Олег Сосковец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан һәм Евразия эшлекле советы арасында хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

01.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика  Дәүләт архивының берничә бинасында булды. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт архивы Казан филиалларының фондларын Столбище бистәсендәге махсуслаштырылган бинага күчерә. Объект барлык янгын куркынычсызлыгы, вентиляция, саклау шартлары, комплектлау, документларны исәпкә алу буенча җиһазландырылган.

01.11.2021

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. КФҮ Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген – яңа үзәкнең беренче эш көне. КФҮнең яңа офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.

КФҮ гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.

01.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм медицина учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.

Битләр: << ( 541 ) 542 543 544 545 546 547 548 549 550 >>