Яңалыклар

12.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасына эш сәфәре кысаларында «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖдә (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә) булды.

Рөстәм Миңнехановны Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров озата йөрде.

Биредә ул «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ базасында җитештерү-белем бирү үзәге эше белән танышты. Үзәк эшенең төп максаты - «ОДК-УМПО» ГАҖ һәм Башкортостандагы Ростех дәүләт корпорациясенең башка предприятиеләре өчен иң кирәкле эшче һөнәрләрнең мультискиллс белгечләрен әзерләү.

12.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостан Республикасына килде.

М. Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны  Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә), «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе» АҖдә булачак, «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.

11.10.2021

Бүген комиссия җитәкчесе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышын үткәрде.

Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Торак – коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды-дәүләт корпорациясе генераль директоры, идарәсе рәисе Константин Цицин һәм башкалар катнашты.

Төп тема - ТКХ белән идарә итү системасын камилләштерү.

11.10.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты.

Тыңлаулар Татарстан Дәүләт Советында узды.

Эш башланганчы депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов видеоконференцэлемтә режимында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) ясалма интеллект мәсьәләләре буенча дәүләт министры Омар Олама белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар БГӘ министрлыгы һәм Иннополис университетының ясалма интеллект өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

11.10.2021

Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте.

Идел буе федераль округы составына керә торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Татарстаннан Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» ИК Директорлар советы рәисе Азат Хәким белән очрашты.

Очрашу «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды.

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мобиль лабораторияләрне кулланып, санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз реакция командаларының халыкара өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты.

 

 

11.10.2021

Татарстанның Минзәлә районында 2021 елның 10 октябрендә авиация һәлакәтендә вафат булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары (967) имзаланды.

10.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен Минзәлә муниципаль районында булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады.

"2021 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районында булган авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә, һәлак булучылар һәм аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар бирәм: 2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә", - диелә документ текстында.

Битләр: << 541 542 543 544 545 546 ( 547 ) 548 549 550 >>