Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, утырышта катнашучылар!
Кадерле татарстанлылар!
Узып баручы елда Татарстан социаль-икътисади үсешен дәвам итте. Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар тормышка ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары үтә. Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлык.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖнең «Цифергауз» цифрлы трансформация үзәгендә булды.
Цифрлы трансформация үзәге «Газпром нефть» нең 300дән артык хезмәткәрен берләштерә.
Иртәгә, 2021 елның 8 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Чара С. Сәйдәш ис. ДЗКЗда (Казан) узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумы (2021 елның 5-8 октябре) кысаларында «Россия төбәкләрнең тотрыклы үсеше өчен табигый газ-мотор ягулыгы» пленар утырышында чыгыш ясады.
Пленар утырыш «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе В.А. Зубков җитәкчелегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чайка СПГ» пассажирлар судносына ачкычлар һәм документлар тапшыру тантанасында катнашты.
«Ак Барс» холдингы компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында «Чайка-СПГ» судносын тапшыру турындагы килешүгә кул куелды. Алга таба «Чайка-СПГ» судносын «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Газпром СПГ технологии» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында тапшыру турында килешү имзаланды.
Бүген Петербург халыкара газ форумында оештырылган күргәзмә кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты тарафыннан эшләнгән нәтиҗәләрне “Газрпром” ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютинга һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Чара төньяк башкалада 5-8 октябрьдә уза.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Петербург халыкара газ форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды, форум 5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта уза.
5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта X Петербург халыкара газ форумы уза, ул газ индустриясенең иң абруйлы бизнес-вакыйгаларының берсе. Форум кысаларында “Виртуаль мәгълүмат платформасы #АчыкФән #OpenScience” лекториясендә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов нефть-газ тармагы өчен Иннополисның инновацион проектларын тәкъдим итте.