Яңалыклар

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш быел икенче булды (беренчесе быел 5 апрельдә булган иде) һәм «Алабуга» МИЗ административ бинасында узды.

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты – эшкуарлар белән очрашу, ул «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә узачак. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.

22.11.2021

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор – углерод җепселләре алу өчен чимал җитештерү буенча яңа предприятиене эшләтеп җибәрү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, Росатомның Юматекс генераль директоры Александр Тюнин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

21.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, Тарловка спорт полигонында (Чаллы) узды һәм «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022» халыкара раллиенда катнашуга әзерләүгә багышланган иде.

21.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Ижевскка һәм Пермьгә М-7 «Идел» трассасыннан керү юлы участогын ачуда катнашты. Эшләр Татарстанның Менделеевск районының өч торак пункты буйлап узучы 11 чакрымлы участокта (4-15 км) башкарылган. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов та катнашты.

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына багышланган чараларда катнашты.

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

20.11.2021

Торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең ердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

20.11.2021

Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Быел 3,5 мең объектны ремонтлауга республика 23 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирде. Хәзерге вакытта барлык программалар буенча эшләр 96%ка башкарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

20.11.2021

Россия Федерациясендә кош гриппы буенча катлаулы хәл күзәтелә. Ел башыннан барлыгы 59 очрак теркәлгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы кошлары арасында – 46 һәм кыргый фауна арасында 13 очрак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << 531 532 533 534 ( 535 ) 536 537 538 539 540 >>