Яңалыклар

19.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Азиз Галиев һәм Кыргызстан Республикасы Хөкүмәтенең башка министрлары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Бишкектә эш сәфәрендә .

18.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бишкекка (Кыргызстан Республикасы) килде.

«Манас» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кыргызстан Дәүләт секретаре Суйунбәк Касмамбетов, Россиянең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Николай Удовиченко каршы алды.

18.11.2021

Бүген Мәскәүдә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер булган төбәк башлыкларын бүләкләделәр. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Президенты ярдәмчесе һәм РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

18.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Россиянең төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Чара Мәскәүдә уза, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча уртак семинар-киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан РФ Дәүләт Советы комиссиясе белән берлектә оештырылды.

17.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – «Чикләрсез композитлар» IX форумы чараларында катнашу. Форум ике форматта уза: «Сколково» технопаркында, онлайн режимда, Иннопром Online мәйданчыгында.

16.11.2021

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үзенең Казандагы филиаллары фондларын Столбище поселогында махсус төзелгән яңа бинага күчерә башлады. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

15.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала - концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

15.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентина Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

15.11.2021

Бүген Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында энергетика өлкәсендә цифрлы трансформация мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы мәйданчыгында узды.

15.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия тәмншре» төбәк азык-төлек брендлары илкүләм конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасында катнашты.

Битләр: << 531 532 533 534 535 536 ( 537 ) 538 539 540 >>