Яңалыклар

11.12.2021

Татарстанда 11 айда терлекчелек эше йомгаклары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Треьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

11.12.2021

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча 17 республика программасын үтәү күләме 96%ка җиткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

10.12.2021

Бүген Чаллыда  “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының агымдагы елда йомгаклау  утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

09.12.2021

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

08.12.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары Көне уңаеннан мөрәҗәгате.

08.12.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.

08.12.2021

Көчле Россиянең нигезе - кешеләр иминлеге. Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.

Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.

07.12.2021

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көнгә 99,6%ка җиткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр итте.

07.12.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында  узды.

06.12.2021

“Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп баручы проектларының берсе – “Цифрлы прорыв-2021” бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Татарстан командасы җиңүчеләрнең берсе булды.

Битләр: << ( 531 ) 532 533 534 535 536 537 538 539 540 >>