Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин «Сбербанк» ГАҖнең 180 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Тантана «Татарстан Банкы» бүлеге бинасында узды.
Бүген Казанда «Сберешения» (элек – Интеркомп) компаниясе офисының тантаналы ачылышы булды (Островский ур., 38). Яңа офиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сберның Идел-Нократ банкы вице-президенты, рәисе Петр Колтыпин булдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сберның Казанда Большая Красная урамындагы 29а йортта урнашкан яңартылган бүлекчәсендә булды.
“Россия - мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проекты – “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсының сигезенче хакатоны тәмамланды, ул авыл хуҗалыгына, әйләнә-тирә мохиткә багышланган иде.
Конкурсның операторы – Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РЭКА).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Традицион шимбә киңәшмәсе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә халык санын алуны оештыруның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.
ТР Президенты ассызыклаганча, Бөтенроссия халык санын алу – бик мөһим вакыйга. «Бездә халык саны алуның, кешеләр яши торган структураның, аларны борчыган мәсьәләләрнең нинди булуын төгәл аңларга кирәк", - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шикәр чөгендерен җыюның барышы һәм минераль ашламалар туплау турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Иннополиста ике көнлек Merge конференциясе башланды, ул Россиянең барлык төбәкләреннән мәгълүмат технологияләренең төрле өлкәләреннән якынча 500 вәкилне җыйды: эшләүчеләр, маркетологлар, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әле генә үз юлларын башлаучылар.
Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары ахыргы стадиягә кереп бара. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 88% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.