Республикада кертелгән чикләү чаралары санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гамәлдә булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты – идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Чара залга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы байракларын кертүдән башланды.
Бүген, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырды. Тантаналы чара Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында узды.
Бүген Казан вертолетлар заводында винтлы машиналарны җыю буенча яңа цех һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелешенә старт бирелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, «Технодинамика» холдингы башлыгы Игорь Насенков, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Алексей Белых катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль конструктор - А. Люльки ис. тәҗрибә-конструкторлык бюросы – «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ филиалы директоры Евгений Марчуковка А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашты.
Төбәкнең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
1 декабрьгә кадәр Татарстанда 2 млн 175 мең кеше өч төрле салым -транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш. Быел салым күләме 8,1 млрд сум тәшкил итә.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.