Яңалыклар

18.12.2021

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте. Шул ук вакытта ул искәрткәнчә, авыруларның һәр яңа дулкыны безгә хәлне тотрыкландыру өчен зур тырышлык таләп итә торган яңа катлаулыклар китерә. Әйтик, бүген дөньяның 70тән артык илендә теркәлгән омикрон штаммы яңа куркыныч булып тора.

Рөстәм Миңнеханов барысын да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, системалы эшләргә өндәде, моннан тыш, Covid-19 вакцинация темпларын киметмәү мөһим.

18.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республикада өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65 967 гаилә кертелгән.

18.12.2021

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча 27 республика программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. 23 республика программасына кергән 2 212 объект тулысынча ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

17.12.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыруны игътибар белән күзәтергә кушты. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

17.12.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Адымнар” күптелле белем бирү комплекслары объектлары, шулай ук Чаллы шәһәрендә Өстәмә белем бирү үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

17.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Катнашучылар 2021 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше турында фикер алыштылар, 2022 елга бурычлар билгеләделәр.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов эшлекле очрашу уздырдылар, аның барышында республиканың төп икътисадый күрсәткечләре турында фикер алыштылар.

16.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешма утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында узды.

16.12.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябрендә «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды.

16.12.2021

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов PNK group компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Рөстәм Миңнехановка компаниянең үсеш концепциясе һәм перспективалы проектлар тәкъдир ителде.

16.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәре кысаларында ул берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Рөстәм Миңнехановка Мәскәү астындагы сугышлар турында белешмә тупланган архив документлары тапшырылды. Сугышларда ТАССРдан чакырылган солдатлар катнашкан, аларның берсе Рөстәм Миңнехановның абыйсы – Галимҗан Миңнехан улы Миңнеханов иде (ул Мәскәү өлкәсенең Морево авылы янында һәлак була).

Битләр: << 521 522 523 524 525 526 527 ( 528 ) 529 530 >>