Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль ихтыярыйлар гамәлендә катнашты. Гамәл бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Модуль» ҖЧҖ хуҗасы һәм генераль директоры Александр Альтшуллер белән очрашты.
Бүген Казанда, Конституция суды бинасы янында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевка истәлек тактасы ачу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съездында катнашты. Чара «Корстон-Казан» КСКК мәйданчыгында узды.
Пандемиягә карамастан, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән чаралар, шулай ук җирле үзидарәнең актив катнашуы республиканың социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә масштаблы бурычларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съездында хәбәр итте. Чара «Корстон-Казан» КСКК мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.
Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы каршындагы мәйданда узды, анда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, юнәлеш министрлыклары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләрен һәм энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре – Энергетик көне белән котлады.
Бу уңайдан тантаналар Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты.