Яңалыклар

14.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды, анда Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.

14.01.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады.

14.01.2022

Монополияләргә каршы федераль хезмәт җитәкчесенең урынбасары Виталий Королев белән бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

14.01.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллида җиңүе уңаеннан «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры С.А. Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе В. Г. Чагинга, «КАМАЗ-мастер» командасы коллективына котлау телеграммасы юллады. 

14.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә һәм Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара «Казань Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

14.01.2022

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

14.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты янында төзелгән яңа кунакханә комплексында булды.

14.01.2022

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы эшчәнлеге - республикада күчемсез милек базарының нәтиҗәле эшчәнлеге нигезе.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Утырышның төп мәсьәләсе - 2021 елда ведомстволар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга бурычларны билгеләү.

Коллегия Росреестр идарәсе бинасында узды, анда ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

14.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясе утырышында катнаша. Төп мәсьәлә - 2021 елда ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару. 2021 елда 1,3 миллионнан артык теркәү эшләре башкарылган, бу 2020 елга караганда 37% ка күбрәк. 

13.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларында узган «Бюджет федерализмын ничек үстерергә» сессиясендә катнашты. Спикерлар арасында шулай ук Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да бар иде.

Битләр: << 511 512 513 514 515 516 517 518 519 ( 520 ) >>