Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Казахстанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде (2022 елның 23-24 гыйнвары).
Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Хөкүмәте башлыгына Казахстан һәм Россия Федерациясе төбәге – Татарстан Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең Акмолла автоүзәгендә булды. Аны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде. Нурсолтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды.
Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендәге хәл турында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексында милли проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына кар чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коронавируска бәйле агымдагы хәл турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Мәдәниятне үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлеш, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча иң мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.