Яңалыклар

04.02.2022

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров очрашты.

04.02.2022

Бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.

04.02.2022

Бүген Казанда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАПО-Композит» предприятиесендә булдылар.

04.02.2022

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе cәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Борисоглебское» аэродромында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

03.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

03.02.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашты.

Очрашуда Covid-19 пандемиясе шартларында республиканың сәламәтлек саклау системасының эше турында фикер алыштылар.

02.02.2022

Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Түбән Камада Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова катнашында узды.

02.02.2022

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук Росприроднадзор хезмәткәрләренә 10 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды.

Бүлекнең яңа бинасын һәм лабораторияне ачу Росприроднадзор идарәсенең дәүләт инспекторларына һәм лаборатория белгечләренә Түбән Кама индустриаль төненең үзенчәлекләрен исәпкә алып, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

02.02.2022

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» мәйданчыгында булды, анда ЭП-600 яңа олефин комплексын төзү эшләре бара. Чарада шулай ук Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов та катнашты.

02.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе Рәисе Дмитрий Коновалов белән «Алабуга» МИЗның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. «Алабуга» МИЗның сәнәгать потенциалы, аның алга таба үсеш нокталары тәкъдир ителде. Кунакларга махсус икътисадый зонаның резидент-компанияләре турында сөйләделәр (резидентлар сыйфатында 57 компания теркәлгән), аның икътисадый күрсәткечләре турында сөйләделәр.

Битләр: << ( 511 ) 512 513 514 515 516 517 518 519 520 >>