Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планета сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең Күзәтүчеләр советының беренче утырышында катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ФҮХИ халыкара Күзәтүчеләр советы рәисе булып тора.
Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узган киңәшмә барышында ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
1 млрд сумнан артык акча Татарстан мәктәпләрендә интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге булдыруга юнәлдереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Әлмәттә яшәүче 15 яшьлек Диләрә Миназованың хыялын чынга ашырды.
Татарстанда традицион массакүләм Крещение коенулары (Хач ману) өчен барлык шартлар да булдырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чит илләрдә омикрон яңа штаммына бәйле рәвештә авыручылар саны арта, күп кенә илләр яңа чикләү чаралары кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2022 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тарифлар формалаштыру мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да, алар продукциянең конкурентлыкка сәләтлелегенә, икътисад үсешенә һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка йогынты ясый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында ведомство башлыгы Александр Груничев сөйләде.
Нотыклар белән шулай ук «Водоканал» МУП, «Челтәр компаниясе» АҖ вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей Песошин үз чыгышында ассызыклаганча, Безнең төбәк тарифларны билгеләгәндә тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү буенча башкарма, закон чыгару органнары, барлык тармак предприятиеләре белән килешеп эшләве белән һәрвакыт аерылып торды.