Яңалыклар

28.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар – 2022» ралли-марафонында чираттагы соклангыч, ышанычлы һәм лаеклы җиңүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, җиңүчеләрнең 19 нчы титулына аларның югары спорт осталыгы, көйле команда рухы һәм җиңүгә омтылыш китерде.

Бүген Казан Кремлендә «Дакар-2022» ралли-марафонында җиңүче «КАМАЗ-мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы узды.

28.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

27.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

27.01.2022

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2021 елда җитештерүне 6,8% ка арттырганнар. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

27.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

26.01.2022

Казанда яңа перинаталь үзәк төзеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.

26.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша. Коллегия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында (Казан) уза.

26.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның беренчел сәламәтлек саклау учреждениеләренә 84 Lada Largus автомобиле ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Универсиада Авылы территориясендә (Казан) узды.

26.01.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "7 нче шәһәр клиник хастаханәсе" ДАСУ базасында дәвалау-реабилитация үзәген ачуда катнашты.

26.01.2022

Барлык тармакларны цифрлаштыру – безнең эштә җитди өстенлегебез. Шуңа күрә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын үткәрү буенча уртак утырышында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Битләр: << 511 512 ( 513 ) 514 515 516 517 518 519 520 >>