Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты. Очрашу Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы кышкы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасы составында көмеш медаль яулаган спортчы Данил Садриевка котлау телеграммасы юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында булды.
Институт 1945 елда төзелгән һәм илебез фәне үсешенә зур өлеш керткән. Радиоспектроскопия һәм фән һәм техниканың төрле өлкәләрендә радиоспектроскопик ысуллар куллану буенча алдынгы фәнни үзәкләрнең берсе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда узды һәм Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада эшләрнең торышы турында кыскача хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренең Спорт департаменты «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәге» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе адресына спортчы Камилә Вәлиева өчен котлау телеграммасы җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районына эш сәфәрендә.
Сәфәрнең төп максаты – Алабуга муниципаль районы Советының «Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашу.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә IX республика конкурсына йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлекчелек тармагының 2021 елдагы төп эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объекты керә. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Президентының Ту-160 җитештерүен яңа кыяфәттә яңарту турындагы карары үз вакытында булды. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары взәкилләре сорауларын җавап биргәндә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килгән иде.