Яңалыклар

12.02.2022

Татарстанда бүгенге көндә 407 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 15%ын тәшкил итә. Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча: февраль уртасына ул 47%ка үтәлгән - 70 мең кв. метр тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

11.02.2022

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» җитештерү комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

11.02.2022

Бүген Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев Түбән Кама шәһәрендәге «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов белән бергә, Казахстан Президенты предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм төп җитештерү куәтләрен карады.

11.02.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

11.02.2022

Бүген иртән Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән уникаль тарихи комплекс турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында Казанга эш сәфәренә килде.

10.02.2022

Бүген Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм Җомарт Токаев эш сәфәренә килде.

Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортында Казахстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Касыйм Җомарт Токаев Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.

10.02.2022

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия үсеш банкы (ЕАБР) идарәсе рәисе Николай Подгузов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

10.02.2022

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе башка тикшерү органнары арасында алдынгы позицияләрне саклый. Тикшерүчеләр тарафыннан 4 939 җинаять эше кузгатылган, 2 343е судка җибәрелгән. Төп массивны шәхескә каршы җинаять эшләре тәшкил итә. Моннан тыш, судка коррупция юнәлешендәге 226 җинаять эше җибәрелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

10.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

10.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов режиссер,  «Сириус» белем бирү үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россия Зур театры генераль директоры киңәшчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

Мәдәни проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Битләр: << 501 502 503 504 505 506 507 ( 508 ) 509 510 >>