Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XV хисап-сайлау конференциясендә катнашты.
Чара «Корстон» КСКК (Казан) мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тәтеш муниципаль районы Советының киңәйтелгән XVIII утырышында катнашты.
Тәтешкә эш сәфәре барышында Әсгать Сәфәров шулай ук балыкчылык тарихы музеенда булды һәм универсаль спорт мәйданчыгы булган спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Совет утырышы башланганчы ул Тәтеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләре һәм мәгариф оешмалары күргәзмәсен карады.
Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү – республиканың барлык тармаклары һәм муниципаль берәмлекләре өчен мөһим бурыч. Моның өчен министрлыкларга һәр предприятие икътисады үсеше өчен резервларны җентекләп анализларга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты күргәзмә белән танышты, аның кысаларында Татарстан эшкуарларының проектлары һәм бизнесны үстерүнең иң кирәкле инструментлары белән танышты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Трансляциягә сылтама рәсми сайтның төп битендә урнаштырылачак.
Эшкуарлыкка ярдәм итү Татарстан өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы трансформация: анда бизнес һәм дәүләт очраша» түгәрәк өстәле кысаларында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә «Яңарыш» республика фондының 12 еллыгы белән котлаудан башланды. 2010 елның 17 февралендә «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондын булдыру турында» ТР Президенты Указы имзаланган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Чарада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе ьинаять-башкарма системасының 2030 елга кадәр үсеш концепциясе нигезләмәләрен гамәлгә ашыру, Россия Юстиция министрлыгы, Россия ФҖҮХИ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча өч яклы килешү имзаланды.
Документка Россия Федерациясе Юстиция министры Константин Чуйченко, Россия ФҖҮХИ директоры Аркадий Гостев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районында булды. Эш сәфәренең максаты – район Советының хисап утырышында катнашу.