Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.
Рөстәм Миңнехановка Г. Камал ис. театрның архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалына чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.
Татарстан Арбитраж суды икътисадый мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2021 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖдә булды, анда ул авиатармакны алга таба үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика» АҖ җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
2022 елда татарстанлыларга социаль ярдәм чараларына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 24,7 млрд. сум каралган. Бу узган елдагыдан 2 миллиардка диярлек күбрәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының икенче утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә аша утырышта Россия Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Волейбол 2022не оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Роман Станиславов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы утырышында катнашты.
Утырыш Түбән Кама муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланган.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Советның йомгаклау сессиясе барышында төп нотык белән Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә. Ул «Минем документлар» КФҮнең яңа филиалында булды, шулай ук җирле үзидарә органнарын урнаштыру өчен кайбер объектларны реконструкцияләү проектлары, мәдәни үзәк төзелеше проекты һәм яшьләр пространствосын булдыру концепциясе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советының Түбән Кама муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турындагы утырышында катнашу.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамиль Муллин һәм башка рәсми затлар озатуында берничә объектта булды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен счетларның артуы уңаеннан гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне ачыкларга кушты.
Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу Татарстанда авырулар санының җитди артуына китергән. Узган атнада күрсәткечләр 2 тапкырга арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә хәбәр итте.