Яңалыклар

09.02.2022

Хәзерге заман чынбарлыгы полиция хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.

09.02.2022

Хөрмәтле дуслар!

85 яшьлек юбилеем көннәрендә минем адреска килгән күп санлы котлауларыгыз, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә басылып чыккан күп санлы котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Теләче муниципаль районында берничә объектта булды.

Эш сәфәренең төп максаты – Теләче муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашу.

Алексей Песошин «Теләче» сәнәгать паркы предприятиеләре эше белән танышты, сыекландырылган табигый газ заводы төзелеше урынында булды, анда аңа проект төзелеше этаплары тәкъдир ителде.

08.02.2022

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектларны карау буенча 15 нче экспертлар советы узды. Бу «Иннополис» махсус икътисадый зонасының традицион чарасы, аның нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы стартап-идеяләр сайлап алына. Совет утырышында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, шулай ук 50дән артык венчур базары вәкилләре катнашты.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә төзелеш тармагында катнашучыларның барысын да бу тармакның 100 еллыгы белән тәбрикләде. Коллегия «Казан-ЭКСПО» ХКҮ мәйданчыгында узды.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг кысаларында Татарстан спорт министры Владимир Леонов республикада планлаштырылган эре спорт чаралары турында сөйләде.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Коллегия «Казан Экспо» мәйданчыгында уза һәм ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2022 елга планнарына багышланган.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар белән бергә махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары белән танышты, махсус техника үрнәкләрен карады.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды. Анда ул «Наследие/Мирас/Heritage» һәм «Архфизика/Archiphysics» фәнни-белем бирү үзәкләрен карады. Аңлатмаларны КДАТУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Евгений Вдовин биреп барды.

08.02.2022

2021 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары гражданнардан 96 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте. Ведомство хезмәткәрләре 10 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һәм прокурор реакциясе чараларын күргән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Коллегия Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган.

08.02.2022

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Битләр: << 501 502 503 504 505 506 507 508 ( 509 ) 510 >>