Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов АИРР әгъзаларының гомуми җыелышын уздырды (Мәскәү).
АИРР әгъзаларының гомуми җыелышын ачып, Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү эшенә йомгак ясап кына калмыйча, регионнарны борчыган төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга, бергәләп хәл итү алымнарын эзләргә мөмкинлек бирүенә игътибар итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланды. Карар АИРР әгъзаларының гомуми җыелышы барышында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Чара бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыкларының гадәттәге кыйммәтләрен торгызуда тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын Россия Кубогында чираттагы җиңүләре белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» клубы 10 нчы тапкыр, «Динамо-Ак Барс» волейбол клубы 7 нче тапкыр җиңүче булды.
Казан Кремлендә 2021 елгы волейбол буенча Россия Кубогы ияләре «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубын һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ил территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика территориясендә Яңа ел каникулларында бәйрәм чараларын уздыру нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.
8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлектә - 94 кеше. Татарстан Республикасында авырулар саны арту темплары тотрыклы кала, аз гына кимү күзәтелә. Пандемия вакытында Covid-19 дан үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил итте, шуларның алтысы - соңгы тәүлектә үлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 23 ярминкә көне оештырылды. Язгы чорда (13 марттан 24 апрельгә кадәр) җиде ярминкә көне һәм көзге чорда - 16 (11 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр) ярминкә көне үткәрелде. Продукцияне сату Казандагы 15 мәйданчыкта, «Яңа Тура» да һәм Осиново бистәсендә, Чаллыда 3 мәйданчыкта һәм Түбән Камада 2 мәйданчыкта алып барылды. Калган районнар шулай ук үз территорияләрендә ярминкә чаралары үткәрделәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.