Яңалыклар

21.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖдә берничә очрашу уздырачак.

21.12.2021

Күпчелек туристлар Казанга Яңа елны каршылаганнан соң киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

21.12.2021

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея”   XVII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.

21.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия венчур форумының Күзәтүчеләр советы һәм оештыру комитеты вәкилләре катнашты.

20.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Әлмәттә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2021 елның 11 ае эчендә «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджет расланды.

20.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында (Түбән Кама) комплекслы сынау режимында яңа җитештерү җайланмаларын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башка рәсми затлар да катнашты.

20.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә аша республиканың биш районында ябык футбол манежларын ачуда катнаштылар.

Спорт объектлары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмаларын төзү буенча республика программасы, башка чыганаклар кысаларында төзелгән.

19.12.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

18.12.2021

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» XXII Татар популяр музыкасы фестиваленең гала-концертында булды.

Гала-концерт «Казан Экспо» ММҮдә И. Шакиров исемендәге концерт залында узды.

18.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий «УРАМ» урам мәдәнияте фестивалендә булдылар.

Фестиваль Казанда «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы мәйданчыгында уза. Бу - экстрим-паркның яңа ябык комплексында уза торган беренче зур фестиваль.

Битләр: << 521 522 523 524 525 526 ( 527 ) 528 529 530 >>