Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-үстерү үзәгендә булды. Аны «Союзмультфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүнең республика үзәге лаборатория корпусында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Залда шулай ук Дәүләт Думасы һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре катнашты. Предприятие җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының барлык предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанда юл-транспорт комплексының Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг узды.
Брифингта видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль берәмлекләр катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 6 инвестицион проект каралды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды, анда бүген шугалакны ачу тантанасы иде. Татарстан Республикасы Президентын Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Казан Кремленең яңартылган гавами бинасында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында ышанычлы җиңүе белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшинга, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Ә.Ә. Сәфәровка, «Зенит-Казан» волейбол командасының өлкән тренеры А.И. Вербовка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына котлау телеграммасы юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.
Ул Мәскәү шәһәренең «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәге» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе адресына котлау сүзләре белән телеграмма җибәрде.