2021 елда Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылды. Быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешен мониторингларга кирәк. Хәзерге вакытта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык объектлар буенча килешүләр төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме белән котлавы.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Николаевич Лихачевның тууына 70 ел тулу уңаеннан хәтер тактасын ачу тантанасы үткәрелде. Хәтер тактасы Василий Лихачев яшәгән йортка эленгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Бу бәйрәм, гадәттәгечә, безнең иң якты өметләребезне һәм могҗизалар көтүне, оптимизм һәм киләчәккә ышанычыбызны гәүдәләндерә. Без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм яңа планнар корабыз.
ТР Хөкүмәте Йортында 2021 елда Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш нәтиҗәләре буенча брифинг узды.
Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, шулай ук онлайн трансляцияләнде.
ММЧ вәкилләре сорауларына Татарстан Премьер-министры урынбасары - коронавирус каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева, Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасын һәм видеоэлемтә буенча Әгерҗедә поликлиника ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр дә катнашты.